icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
23:01
Вторник, 3 Декабря
Рекламный баннер 990x90px top

Изге эшләр

23:18 08.02.2024 16+
Изге эшләр.

Суккул авыл биләмәсенә караган Юкәлекүл авылында тырыш, хезмәт сөючән, булдыклы, бердәм халык яши.Нинди генә чаралар уздырылмасын, бер – берсенә ярдәм итәргә генә торалар.

Украинада махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир – егетләребез ил сагына басты. Алар бугенге көндә үз бурычларын намус белән үти.

Илдә барган вакыйгаларга беребез дә битараф тугел ди – китапханәче Нәфисә Фәнил кызы. Безнең бурыч: халык белән бердәм булып, якташларыбызга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итү, ди.

7 нче февраль көнне авылыбызның уңган,кызлары, киленнәре махсус операциядә катнашучы яугирләребезгә тукмач кисеп, чәй үләннәре әзерләделәр. Бу чара беренчегә генә түгел. Мондый игелекле эшләрне алар бик теләп, ихлас күңелдән башкаралар.

Изге догалар укып киселгән тукмачлар, хуш исле үләннәр безнең илнең тынычлыгы өчен яу яланында йөргән ир – егетләребезгә ышаныч, көч, туган як җылысын тоеп җиңү белән кайтырлар дип ышанып калабыз!

Сельский клуб села Юкаликулево

1640

Оставить сообщение: