Маскировка челтәре махсус хәрби операция зонасында кирәкле әйбер икәнен хәрберебез аңлап торабыз.
20:35
12.11.2024 16+
Маскировка челтәре – махсус хәрби операция зонасында кирәкле әйбер икәнен хәрберебез аңлап торабыз.
Мәскәү мәдәният йортында маскировка челтәрен үрүне бүген башлап жибардек.
Авылыбызның балта остасы Мирвалиев Булат челтәр үрү станогын ясап бирде,ана рәхмәтемне белдерәм.
Хәрвакытта да ярдәм кулын сузган Ильфир абый Гыйльметдиновка агач материаллар өчен бик зур рәхмәт.
Кул эшен яратып эшләуче кызлар : Мирвалиева Миләушә,Салихова Гузәл,Гареева Гөлсинә шушы көннардә волонтерлар штабында үрү өйрәнеп кайттылар. Хәзер инде аларда зур жаваплылык- дөрес итеп халыкка өйратеп җибәрерга .
11 ноябрь көнне, теләге булган авылдашларыбыз белән җыелып,
Ходайга тапшырып, ,, Күз курка , кул эшли,, дип, эшне башлап җибәрдек.
"Хәлебездән килгән кадәр булса да ярдәм күрсәтә алсак, бик шатбыз”, - диләр өлкан яшьтәге апалар .
Бик ышанам , бу олы эшне , Мәскәү авылы халкы белән башкарып ,чөнки һәрвакытта да авылдашлар бердәм булды.