28 октябрь көнне Түбән Карга авыл халкы, татар шагыйре, публицист.
18:28
30.10.2024 16+
28 октябрь көнне Түбән Карга авыл халкы, татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.Роберт Миңнуллиннын туып үскән төбәгендә булып кайтты. Илеш районы Шәммәт авылы клубы хезмәткәре Раушания Әхмәтҗанова чын күңелдән шатланып каршы алды. Роберт Миңнуллин музее хәзер Шәммәт авылы клубы һәм китапханәсе булган бинаның бер өлешендә урнашкан. Элек бу бинада мәктәп эшләгән. Раушания Ринат кызы
Р. Миңнуллинның кыскача биографиясы белән таныштырып үтте, интерактив экраннан иҗадташ дусларының, туганнарынын теләкләрен, юксынуларын курсәтте.
Музей һәм бюст 23 августата тантаналы рәвештә ачылган.
Түбән Каргавыллылар музейдан соң төп нигез урынынында урнашкан беседканы карап уздылар. Сөн елгасын да карамыйча тыныч кына үтеп китә алмадылар.
Шәммәт кызы, Түбән Карга авылы килене Разия Гайсинаның да туып үскән нигезен күреп чыктылар Түбән Каргавыллылар. Төп нигездә Разия Мирзафатыйх кызының абыйсы Зәбир Мирзафатыйх улы нигезне суытмыйча дөнья көтә. Зәбир абыйнын улы әлеге вакытта СВО да. Түбән Карга авыл халкы теләкләр теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр, исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.
Түбән Карга авыл халкы иң яхшы тәэсиротлар белән кайтып китте Шәммәт авылыннан.
Проект «Трезвое село» реализуется при поддержке Фонда грантов Главы Республики Башкортостан.