icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
15:29
Суббота, 26 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Гаиләң булу бәхет бит ул:

10:24 08.07.2024 16+
Гаиләң булу – бәхет бит ул:

Өең тулы туганың бар,

Серләреңне бүлешергә,

Киңәшергә үз кешең бар.

Ризыклар да тәмле була,

Пешергәнгә бергәләшеп.

Барлык эшләр уңып тора,

Эшләгәндә күмәкләшеп.

Кичләр үтә бик күңелле:

Шау-гөр килеп тора өйләр,

Бәйрәм кебек була һәр көн,

Уйнап тора матур көйләр.

Тормыш булгач, булып тора

Гаиләдә дә төрле мәлләр.

Бергә җиңел чишеләләр

Килеп туган кыен хәлләр.

Бәхетле гаиләнең сере

Бердәмлектә дип мин уйлыйм.

Шундый гаиләм булганына

Шатланып бер дә туймыйм.

Буген бәйрәм - Гаилә, мохэббэт һәм тугрылык көне. Исмаил авыл мәдәният йорты янында уздырылган куркәм чара "Дәуләтебезнен кыйммәте - гаилә" дип аталды. Моңлы җырлар, балалар очен куелган батут, атынгычлар, дәртле биюләр, үзәк библиотека хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән кургәзмә бәйрәмгә ямь биреп торды.

#

3648