icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
19:51
Пятница, 25 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Кадерле дуслар-туганнар, хөрмәтле якташлар!

21:04 10.04.2024 16+
Глава района Риф Сагдатуллович Юсупов в главной мечети города поздравил мусульман с великим праздником - Ураза-байрамКадерле дуслар-туганнар, хөрмәтле якташлар!

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Бүген мөселман дөньясында изге Бәйрәм - Ураза Гаете! Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә.

Изге айда тоткан уразаларыбыз кабул булып, күңелләребезне иман нуры белән баетып, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен! Җаныбызга нур, йортыбызга иминлек, ризыгыбызга бәрәкәт бирсен!

Күк йөзебез аяз, дөньяларыбыз - тыныч булсын! Махсус хәрби операцияда катнашкан ир-егетләребез туган ягыбызга исән-сау килеш әйләнеп кайтсыннар. Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен!

Күңелләребезне гүзәллек, бердәмлек, якты өмет хисе калдырмасын

Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, кирәк чакта ярдәм кулын сузып, Аллаһы Тәгалә бөек рәхмәтенә ирешергә язсын! Амин!БисмиЛляхи-Рахмани-Рахим!

Бәйрәм белән сезне, дин кардәшләребез!! Ураза Гаете мөбарәк булсын!

2640
ЧИТАТЬ ТАКЖЕ ПО ТЕМЕ