icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
10:34
Воскресенье, 27 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Бәйрәм белән котлыйк әле кызлар!

01:29 08.03.2024 16+
Бәйрәм белән котлыйк әле кызлар!f09f8cb9.png

Безнең бәйрәм-язлар бәйрәме.

Ак бәхетләр генә теләп торсын

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Рәхәтләнеп көлеп яшик әле

Боегу ул безгә килешми.

Сәләмәтлек, тыныч тормыш безгә

Алып килсен язлар килешли.

Барыбызга кояш нурын сипсен

Бүләк итеп якты көннәрен.

Бирсен Раббым карап сокланырга

Матур-матур тормыш гөлләрен.

Һәрбер көннең кадерләрен белеп

Яшик әле, әйдә гөрләшеп.

Иртән искән назлы җил егете

Йөрсен безгә бәхет өләшеп.

6 март көнне Исмаил авыл мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне, 8 март бәйрәменэ багышланган концерт булып узды. Мәдәният йортының узэшчәннэре, Исмаил авыл балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты кунелле итеп утеп китте. "Нәфисә", "Сәйлән" бию төркемнәренен дәртле биюлэре, "Агидел" җыр төркеме, Зифина Шафагутдинова, Гольназ Зиннатуллина, Хәлимә Галиева, Флурэ Рахимьянова, Рита Мусина, Наилә Ямалтдинова, Ирина Мухаметшина, Даниэль Гусманов, Камилла Камалтдинова, Марсель Гареев башкарган җырлар, шигырьләр язучы Нуриева Рәвия апаның чыгышы тамашачыларның кунеленэ хуш килде. Бу чарада катнашкан барлык хатын - кызларны 8 март бәйрәме белән котлыйбыз!!!



3426