Сәламәтлек - зур байлык, ә хәрәкәт - яшәү чыганагы.
09:55
12.11.2026 16+
Сәламәтлек - зур байлык, ә хәрәкәт - яшәү чыганагы.
Китапханәбездә сәламәтлеккә , яшәү рәвешенә багышланган бик җылы, эчтәлекле очрашу булып үтте. Чараның кунагы — кинезиология буенча белгеч Рима Хәнифьян кызы Лотфыева булды. Очрашу барышында катнашучылар кинезиологиянең үзенчәлекләре, аның кеше организмына, физик һәм эмоциональ халәтенә ничек тәэсир итүе турында бай мәгълүмат тупладылар. Белгеч бу юнәлешнең төп принциплары белән таныштырды, көндәлек тормышта җиңел кулланырга мөмкин булган файдалы киңәшләрен җиткерде. Теория практик күнегүләр белән үрелеп барды. Кунакларыбыз төрле хәрәкәт күнегүләрен шунда ук эшләп карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар алдылар. Җанлы аралашу, фикер алышу һәм файдалы биремнәр кичәгә аерым бер ямь һәм күтәренке рух өстәде.Чара ахырында һәр катнашучыга өйдә мөстәкыйль шөгыльләнү өчен файдалы киңәшләр һәм күнегүләр тупланган истәлекле буклетлар да таратылды. Рима Хәнифьян кызына тирән белемнәре, бай тәҗрибәсе белән уртаклашканы һәм кыйммәтле киңәшләре өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Очрашуда катнашкан барлык «Раушан»лыларга һәм «Ак калфак» оешмасы әгъзаларына активлыклары, кызыксынулары һәм җылы мөгамәләләре өчен ихлас рәхмәт!Яңа очрашуларга кадәр!
#Дүртөйлеүзәккитапханәсе
#АкКалфак
#Раушан