Икмәк - табын күрке, тормышыбызның бәрәкәте, күңелләребезнең җылысы.
13:56
19.10.2026 16+
Икмәк - табын күрке, тормышыбызның бәрәкәте, күңелләребезнең җылысы. Аның хуш исе балачак хатирәләрен яңарта, әниләребезнең назлы кулларын, гаилә учагының җылысын искә төшерә. Дүртөйле үзәк китапханәсенең "Раушан" хатын-кызлар клубы сезне "Ипи тәме - әдәбият көзгесендә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кунакханәгә чакыра! Очрашуыбызда икмәккә багышланган әдәби әсәрләрне искә төшерербез, халык зирәклеге белән уртаклашырбыз, шигърият дөньясына чумарбыз, моңлы җырлар тыңларбыз. Ә уңган оста Нәзилә ханымнан ипи пешерү серләренә дә төшенербез!
Кадерле дуслар, сезне җылы очрашуга, тәмле табынга һәм ихлас аралашуга көтеп калабыз!