icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
21:00
Суббота, 26 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

ҮТКӘННӘН КИЛГӘН КӨЙЛӘР

14:43 25.09.2026 16+
ҮТКӘННӘН КИЛГӘН КӨЙЛӘР
Кичә безнең уку залында кабатланмас сихри атмосфера хөкем сөрде — без Патефонлы ретро-кичәдә очраштык! Сәгать телләрен дистәләрчә елларга артка чигереп, үткән заманның иң матур, иң якты хатирәләрен яңарттык. Кичәнең төп герое, һичшиксез, чын патефон иде. Ярмия авылыннан төбәк тарихын өйрәнүче укучыбыз Ильфир абый Шәйхлисламов шәхси коллекциясен: патефоннар һәм дә мәшһүр артистларыбыз Найлә Рәхмәтуллина,Мәрьям Рахманкулова, Шафика Кутдусова, Әлфия Шакирова, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева һ.б. башкаруында җырлар язылган пластинкалар тәкъдим итте. Патефоннан яңгыраган таныш көйләр, җырлар, елмаюлар, җылы әңгәмәләр – барысы бергә кичәнең үзенә генә хас матур мөхитен тудырды Кайсыбыз җырга кушылып җырлады, кайсыбыз хатирәләре белән уртаклашты, ә кемдер тыныч кына тыңлап , шул мизгелдән ләззәт алып утырды. Иң мөһиме – без бергә булдык, бергә күңел ачтык! Кичәбезгә килеп.. аның җылысын арттырган һәркемгә зур рәхмәт!
Кубрәк фотолар безнең сайтта: https://clck.ru/3W6MrC

#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека
8