icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
21:48
Вторник, 22 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

“Булмышына моңлы дөнья сыйган”

15:51 11.09.2026 16+
“Булмышына моңлы дөнья сыйган”
Җыр-моң, матур мизгелләр, ихлас аралашу һәм күтәренке кәеф бер кичәдә!
Китапханәбездә Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты, гүзәл тавышлы җырчы Гөлназ Кашапова белән бик тә җылы, ихлас очрашу булып үтте. Дүртөйле хакимияте мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Б. Ямалетдинов чараны ачып, килүчеләрне сәләмләде, Гөлназ Рәүф кызына изге теләкләр, иҗади уңышлар теләп тантаналы рәвештә Рәхмәт хаты тапшырды. Сирәк артист сәхнәдә бер үк вакытта тирән драма ролен дә башкара, нәфис сүз дә сөйли, искиткеч матур итеп җырлый да ала. Гөлназ Рәүф кызы сәхнәгә чыккан мизгелдән үк залда үзгә бер энергия барлыкка килде, ул җырларын, “Сине көтәләр” (М. Кунафин пьесасы, реж. А. Җиһаншин) спектакленнән Айгөл монологын зур осталык белән башкарды, укучылар белән аралашты, үзенең ихласлыгы һәм ачыклыгы белән һәркемне үзенә җәлеп итте, аның табигыйлеге, матур тавышы, үз-үзен тотышы , тамашачыга булган җылы мөнәсәбәте аеруча сокландырды. Аның тавышындагы моң, җырларындагы хисләр залда утырган һәркемнең күңеләнә барып җитте. Очрашуыбызның иң дулкынландыргыч мизгеле Гөлназ Кашапованың әтисе Рәүф Әлфәү улы белән бергәләп дуэт башкаруы булгандыр, бу мизгелдә күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде... Дүртөйле татар драма театры җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Азамат Гыйльманов, театр артистлары, Исмаил авылы хакимият башлыгы Р. Р. Михайлов җитәкчелегендә авылдашлар, якташлар, Чишмә авылыннан “Ак чишмә” фольклор ансамбле, Гөлназ ханымның сыйныф җитәкчесе Найлә Зөлеф кызы, шагыйрәләр С.Ф. Васикова, Ф.Р. Газизова Гөлназ Рәүф кызына ихлас тәбрикләүләр, йөрәк сүзләрен, изге теләкләрен җиткердечәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Ә Уфадан махсус кунак - шагыйрь, автор-башкаручы, кунагыбызның иҗатташ дусты Венер Фәттәховның үзе генә дә, Филия ханым белән парлап чыгыш ясаулары да ямь өстенә ямь булды. Очрашуыбызны музыкаль яктан Дүртөйле мәдәни-ял итү үзәге артистлары М. Хөсәенов һәм А. Ибраһимов бизәде. Зур рәхмәт аларга! Гөлназ ханым исә үз чиратында чараны оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга, килгән тамашачыларга, якташларына зур рәхмәтләрен җиткерде. Хөрмәтле Гөлназ Рәүф кызы! Матур чыгышың, җырларың, күңел җылың өчен зур рәхмәт! Иҗатың гөрләп чәчәк атсын, сәхнәң һәрвакыт алкышларга күмелсен! Бу очрашу әдәбият сөючеләр күңелендә иң кадерле истәлекләрнең берсе булып калыр!
9