icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
09:52
Суббота, 26 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Ватанны ярату – иманнан...

21:07 17.09.2026 16+

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр өчен Волонтёрлар штабында посылкалар әзерләү дәвам итә.

Бу изге эштә районыбызда яшәүче якташларыбыз төрле оешма коллективлары, олылар һәм кечеләр, эшкуарлар һәм, хәтта, пенсионерлар да читтә калмый. Солдатларыбызның изге ниятен хуплау һәм аларга ихлас ярдәм итү теләге безне барыбызны да берләштерә.

Һәр хәбәр, һәр әйбер яугирләребезнең күңелләрен җылыта: туган як күчтәнәчләрен тотып - тәмләп карау гына да әйтеп бетерә алмаслык рухи ләззәт өсти. Шул изге ният белән Нурлы мәчете (2689-нчы санлы Ахад мәхәлләсе) вәкилләре штабка 25 кг карабодай, 25 кг дөге, 17 пачка сөт, 100 данә каһвә, йөзем һәм күрәгә җимешләрен тапшырдылар.

Нурлы мәчетебезгә һәм Хатыйп хәзрәт җитәкчелегендәге хезмәткәрләргә ихлас рәхмәтебезне җиткәрәбез.

Изге догалы ризыклар якташ яугирләребезгә тән сәламәтлеге һәм рухи көч өстәсен! Һәммәбезгә дә тыныч имин дөньяләрда яшәү насыйп булсын!

Амин!

81