icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
02:34
Среда, 26 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ

15:37 29.05.2026 16+
ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ

Китапханәнең уку залында “ Китап-байрам - 2026” кысаларында якташыбыз, отставкадагы полковник, драматург, шагыйрь, Башкортостан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, 15 китап авторы, автор-башкаручы, легендар “Яшел беретлар” ансамбле солисты Фәттәхов Венер Әхнәф улының күркәм гомер бәйрәме һәм дә “Солдат йөрәге” исемле шигъри җыентыгының исем туе уңаеннан очрашу узды. Талантлы шагыйрьнең иҗатына багышланган “Көзләремне тиңлим язларга”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә әдәбият сөючеләр һәм дә Венер Әхнәф улының иҗатын яратучы дүртөйлеләр, иҗатташ дуслары килгән иде. Очрашу район хакимияте башлыгы Р.С. Йосыповның МХО сораулары буенча киңәшчесе Р.Р.Валеевның котлау сүзләре белән башланып китте, юбилярга хакимиятнең рәхмәт хаты тапшырылды. Чара барышында Башкортостан Язучылар берлеге исеменнән шагыйрә Ф.Р.Габидуллина, район Ветераннар советы рәисе Р.М.Ваһапов, шагыйрә С.Ф. Васикова, журналист И. Х. Тимерханов, Илеш районыннан җырчы-композитор Радик Гыймазетдинов, Уфа шәһәреннән Илфира Газина, “Рәйхан” клубы кызлары, данлыклы “Яшел беретлар” ансамбле егетләре, Дүртөйле Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы исеменнән Флорида Нурулловна, Дүртөйле районының шәрәфле шәхесе Р.Б Имамова, каләмдәшләренең чыгышлары, тәбрикләү сүзләре авторны дәртләндереп, иҗади үсешкә этәргеч булгандыр. “Раушан”клубы кызлары һәм китапханәчеләр шагыйрьнең шигырьләрен бик оста башкарып укучылар күңеленә җиткерделәр. Кичәдә катнашучылар авторның шәхесенә, иҗатына, эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап алдылар. Ә инде кунагыбызныжң яңа китабы белән танышу әдәбият сөючеләр өчен зур сөенеч булды. Бу китапка авторның соңгы елларда язылган шигырьләре, җыр текстлары тупланган. Аларда туган якны, Ватанны сөю, табигатьнең гүзәллеге, яшәү мәгънәсе турында уйланулар тасвирланган. Г. Әхмәева, Дүртөйле мәдәни-ял итү үзәге артистлары Э. Әхмәдиева, Л. Сарварова башкаруында музыкаль котлаулар да ямь өстенә ямь булды. Венер Әхнәф улы үз чиратында табадан гына төшкән шигырьләрен, үзе генә дә, искиткеч моңлы тавышлы кичәбез кунагы Филия туташ белән дуэт итеп тә җырларын бүләк иттеләр. Дүртөйле китапханәләр челтәре исеменнән баш китапханәче Р. Р. Хайруллина чәчәк гөлләмәләренә кушып изге теләкләрен җиткерде. Бу эчтәлекле аралашуда күпме җылылык, күңел рәхәтлеге тойгандыр чарага килүчеләр. Хөрмәтле Венер Әхнәф улы! Сезгә ныклы саулык, бәхетле гомер телибез! Иҗатыгыз белән әдәбият сөючеләрнең күңелләрен яктыртып, китап укучыларны яңадан-яңа әсәрләрегез белән сөендереп яшәгез!
17