icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
22:05
Вторник, 4 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

Борайга сәяхәт

16:42 19.06.2026 16+
Борайга сәяхәт
«Башкортстанда озын гомерлелек» проекты кысаларында июнь аеның кояшлы, матур бер көнендә Дүртөйле узэк китапханәсенең “Раушан” клубы әгъзалары, бер төркем китап укырга яратучылар Борай районына сәяхәт кылдык. Юлыбыз Башкортостанның халык шагыйре туган Миңеште авылы аша үтә һәм без сәяхәтебезне шагыйрьнең йорт-музее белән танышудан башладык. Музей мөдире Җәлил Фәүхетдин улы Н.Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлына багышланган заллар буенча зур экскурсия оештырды. Экспозициядә Назар Нәҗми үзе кулланган тормыш-көнкүреш әйберләре, шулай ук аның китаплары, кулъязмалары, фотосурәтләре, документлары, хатлары, картиналары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында трофейлы немец бинокле аеруча билгеле урын алып тора, ул элеккечә эшли һәм күрше авыл йортларын карарга мөмкинлек бирә. Музейның һәр экспонаты истәлекләр белән бәйле һәм һәрберсенең уникаль тарихы бар. Якташыбыз белән горурлану тойгылары тәэсирендә Җәлил әфәндегә рәхмәтләребезне әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп без инде юлыбызны дәвам иттек.
19