Борай район үзәгендә күптәнге танышыбыз, шәхси эшкуар, “Борай фермеры” хуҗабикәсе Гәүһәрия ханым Зарипова каршы алды һәм район белән танышуыбызны “Танып-су”...
16:42
19.06.2026 16+
Борай район үзәгендә күптәнге танышыбыз, шәхси эшкуар, “Борай фермеры” хуҗабикәсе Гәүһәрия ханым Зарипова каршы алды һәм район белән танышуыбызны “Танып-су” Арт-галереясендә үзешчән художниклар һәм халык осталарының IV район күргәзмәсе белән танышудан башларга тәкъдим итте. Сәнгать дөньясына чуму, иҗат кешеләренең хезмәтен һәм үзешчән осталарның тырышлыгын күрү, искиткеч кул эшләре, берсеннән-берсе үзенчәлекле картиналар белән танышу – үзе бер олы бәхет һәм рухи ял булды күңелебезгә. Рәхмәт оештыручыларга! Ә инде күргәзмәдән соң Гәүһәрия ханымның шәхси”Гаилә” кафесына кереп, хәләл ризыклардан әзерләнгән тәмле ашлар белән хушланып, без данлыклы “Аккош күл”енә юлландык.