Борай районы Иске Тазлар авылы янында урнашкан «Аккош күле» Башкортостанның иң танылган һәм искиткеч матур сулыкларның берсе.
16:43
19.06.2026 16+
Борай районы Иске Тазлар авылы янында урнашкан «Аккош күле» Башкортостанның иң танылган һәм искиткеч матур сулыкларның берсе. Диаметры 25 м тирәсе, ә тирәнлеге 5,5м. булган Тылсымлы күлнең суы җир асты чишмәләре тукландырганга гаҗәеп үтә күренмәле, шактый тирәнлектән дә ап-ачык күренеп тора, ә су температурасы ел әйләнәсе салкынча кала, ул кышын да туңмый икән. Күлнең тирә-ягы бик матур рәсемнәр, чатырлар, утырып ял итәр өчен скамейкалар белән бизәлгән, ясалма үләннәрдән эшләнгән әкият персонажлары да үзләренә җай урын тапкан, читән коймалар үреп куйганнар. Гомүмән, җитәкчеләр, оештыручылар тарафыннан күп игътибар бүленгән, көч сарыф ителгән. Шулай итеп без, соклангыч табигать кочагында истәлеккә фотоларга төшеп, теләкләребезне теләп, күл төбенә тәңкәләребезне ташлап Борай район үзәгендә урнашкан Тарихи мәчеткә юл алдык.