icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Периодическое издание Республики Башкортостан актуальные новости и обозрение
Издается с февраля 2004 г.
Башкирское время
22:06
Вторник, 4 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

Тарихи мәчет - республикабызның төньяк-көнбатышында урнашкан мәчетләрнең иң борынгысы.

16:43 19.06.2026 16+
Тарихи мәчет - республикабызның төньяк-көнбатышында урнашкан мәчетләрнең иң борынгысы. Төзелеше 1914 елда башланып, соңгы елларда яңадан торгызылган, барлык уңайлыклары булган гыйбадәтханә үзенең архитектурасы, рухи мохите, чисталыгы-тазалыгы, матурлыгы белән барыбызны да таң калдырды! Гәүһәрия ханым мәчетнең бай тарихы, уку классы, хатын-кызлар бүлмәләре, хезмәткәрләре таныштырды, ә без үз чиратыбызда биргән сәдакаларыбызга догалар кылдырып, абыстайларга рәхмәтләр укып кайтыр юлга кузгалдык. Район буйлап тирән эчтәлекле, бай мәгълүматлы сәяхәт өчен якты йөзле, изге күңелле, ярдәмчел Гәүһәрия Зариповага (https://vk.ru/id103390099) иксез-чиксез рәхмәтләребез барып ирешсен! Сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар телибез! Ә сәфәребезне оештырган мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсим Борхаметдин улы Ямалтдиновка, Дүртөйле китапханәләр челтәре директоры Елена Владиславовна Халиуллинага, исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөртеп алып кайткан машина йөртүчебез Илдус Барый улы Бәшировка Аллаһыбызның рәхмәтләре яусын! Шулай уксәламәтлек, эшләрендә уңышлар насыйп булсын!
11